Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәп психологы Гөлназ Сабирова турында: Ул – балалар өчен икенче әни кебек...
«Балам», кадерлем, бәгърем...» – шушы сүзләр Казанның 161нче мәктәбендә еш ишетелә. Шуларны ишетер өчен генә булса да барырсың Гөлназ Сабирова эшли торган мәктәпкә. Ул кем дисәгез, шушы мәктәптә эшләүче татар теле укытучысы һәм психолог. Укучыларның гына түгел, укытучыларның да моң-зарларын тыңлаучы, сагышын таратучы.
Якыннарга сөйләп булмый торган күңел сандыгындагы борчуларны олысы-кечесе Гөлназ ханым белән уртаклаша. Булса да булыр икән шул дәрәҗәдә тәмле теллелек, дигән уйлар белән кайттым аның яныннан. Беләсезме, бәрхеттәй йомшак тавыш белән эндәшүе төчеләнү түгел, ә нәкъ менә йөрәк җәрәхәтләрен төзәтергә теләве. Матур әдәби телдә сөйләшүе дә гаҗәп түгел – профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов укучысы икән үзе. «Әнвәр абый безне кешелекле булырга өйрәтте», – ди Гөлназ ханым.
Әнвәр Хуҗиәхмәтов
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Чыгышы белән Спас районы Чәчәкле авылыннан булган Гөлназ Сабирова белән балаларны, укытучыларны борчыган проблемалар, аларга ярдәм итү алымнары турында сөйләшә башлаганчы ук, алдыма кайнар чәй белән тәм-томнар тезде. Эчләрен бушатырга кергән укытучыларны да чәй эчерми чыгармый икән ул, үзе янына кергән укучыларга да кәнфитләр өләшә.
«7 сыйныфта укып, «үзем генә яшисем килә» дип әйтүче балалар очрый»
Гөлназ ханым, хәзер нинди вазгыять күзәтелә? Балалар күбрәк нинди проблемалар белән килә?
Төп проблемаларның берсе итеп, әти-әниләрнең игътибары җитмәүне әйтер идем. Хәзер бөтен кеше дөнья куа, акча эшләргә кирәк, бала белән шөгыльләнеп утырырга вакытлары юк. Ипотека, кредитлары күп булган кешеләр дә бар инде...
Әллә вакыттан бигрәк теләкләре юкмы?
Әйе, анысы да бик ихтимал. Менә шул бергә вакыт үткәрмәү аркасында аралар суына да инде.
Әле менә дәресләрнең берсендә, балалар һәм әти-әниләр бердәм булсыннар дип, өй эше кушкан идем. Бергәләп берәр тәмле нәрсә пешерүләрен сорадым. Кемдер печенье, кемдер башка төрле ризыклар пешергәнен төшергән. «Әнием белән бәлеш пешерәбез», – дигән сүзләр белән видео төшереп җибәрүләрен карау шулкадәр рәхәт инде! Бик күбесенең әниләре белән кухняда беренче тапкыр кайнашуыннан бик зур канәгатьлек алуы йөзләренә чыккан иде, шуны күреп, мин бик сөендем. Димәк, бу биремнең файдасы булды, дип нәтиҗә ясыйм. Беләсезме, мондый очракларда «5»ле куярга да жәл түгел, чөнки балаларның кичләрен әти-әниләре белән бергә булуы бик кадерле. Видео төшерсәгез, татар теле дәресе өчен ике «5» куям дип вәгъдә иткән идем мин аларга, шулай эшләдем дә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ата-анасыннан читләшкән балалар нинди була алар? Аларны ничегрәк таныйсыз?
Балалар шулкадәр аерым хәзер әти-әнидән. Гаиләсеннән ерагайган балалар үз-үзен тотышыннан ук күренә. Әле нибары 7 сыйныфта укып, «үзем генә яшисем килә, үзем акча эшлим мин» дип әйтүче балалар очрый. Коллегаларым белән дә шулай сөйләшәбез: нәрсә көтәсен белеп булмый торган балалар була. Аның каты басып йөрешеннән үк күренә: ул мәктәп җитәкчелеген, әти-әнисен кешегә дә санамый. Андый балалар турында төрле җирдә ишеткәнем бар. Ә кайчандыр алар, әти-әниләре сүзләренчә, бик тәрбияле булган, гадәти булмаган ысуллар белән акча эшли башлау йогынтысында шулай бозылалар.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Ә сез үзегез балаларны әти-әниләре белән якынайту өчен нинди чаралар күрәсез?
Әти-әниләр белән бергәләп гаилә терапиясе үткәрәм, балалары белән кочаклаштырам. Кечкенәрәк сыйныфларда булган балаларны ата-анасының итәгенә утыртам. Беләсезме, бер-берсен рәхәтләнеп кочаклыйлар. Кочаклашу алар өчен бөтенләй ят булган икән, баксаң. Мин өйләрендә алар арасында җылылык булмавын әллә каян сизеп торам. «Ташланган» балалар инде ул… Миннән менә шулай кочаклашкан хәлдә китүләре күңелгә май булып ята инде.
Гомумән, балаларны көненә сигез тапкыр кочу кирәк, кочаклап, аркасына йомшак кына суккалап алсаң да, әйбәт. Без баланы кочактан ул безне җибәргәч кенә җибәрергә тиеш. Бала кайчан кулларын иңнәрдән, аркадан ала, шул чакта гына.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Идәннәр пычранса пычрансын, иң мөһиме – бер-берегезгә ачусыз утырыгыз»
Андый очрашуларда әти-әниләргә нинди киңәшләр бирәсез?
Өйдә балаларга мәрхәмәтле карашта гына була күрегез, ярсымагыз. Коридорда очраштыгызмы – кочакла да үп балаңны, дим. Әти-әниләр әйтеп бетергесез канәгать булып, бик зур рәхмәтләр әйтеп китәләр. Күпмедер вакыттан янә рәхмәт әйтергә килүчеләр бар, чөнки алар балалар белән мөнәсәбәтләре җылынудан ләззәтләнеп яши.
Әле беләсезме, алар: «Сез күрсәткән ысуллар белән үстек бит без, ә 20 ел эчендә ул каядыр югалган», – дип аптырый. Төртеп күрсәтмәсәң, үзләренең кимчелеген дә аңламаучы ата-аналар бар. Менә монда килгәч, бала елап утыра ди, анасын чыгарып торам да, атасын калдырып, баласына әтисенең алдына утырырга кушам. Әти кеше хәтта сискәнеп куя, димәк, аларның өйдә бер-берсенә хәтта кагылганы да юк булып чыга. Ә карап торышка яхшы гына гаилә кебек, тик аларда ата-ана белән бала арасында тән элемтәсе бөтенләй юкка чыккан.
Баласына игътибары җитмәү генә бер хәл әле, ниндидер хаталары өчен баласына кизәнеп, рәнҗетеп яшәүче әти-әниләр дә була бит. Бер шундый хәл турында ишеткәнем бар. «Бүтән болай яши алмыйм, өйгә кайтасым да килми» дип, ике тезен кочаклап елап утырган бала турында сөйләгән иде бер коллегам. Үги әтисе бик җәберләгәнгә шулай үртәләнгән булган бала, аннары бу ир гаиләдән күченеп киткәч кенә, баланың күңеленә тынычлык иңгән.
Аннары кайбер әниләр балаларына өйдәге, хуҗалыктагы эшләрне өя. Әниләре гел эш кушып торгач, билгеле, балаларда әниләренә карата нәфрәт туа. Балаларны кайчак «ычкындырып» алырга да кирәк. Я булмаса, балалар арасында эш бүленешен көйләргә, ниндидер эшләрне графикка салырга…
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Шулай ук, гаилә белән сөйләшүләрдән соң, өйдә кино карарга бирем бирәм. Кинотеатрда кеше арасында түгел, өйдә. «Бишәү генә рәхәтләнеп, җайлап утырыгыз, ничек уңайлы, шулай эшләгез, алдан мендәрләрне әзерләп куегыз. Көнбагыш, чикләвекләр әзерләгез, идәннәр пычранса пычрансын, быкырдатсыннар, аннары кагарсыз, юарсыз, бернәрсәсе юк, иң мөһиме – бер-беребезгә бер кисәтүсез, шелтәсез, ачусыз утырыгыз, кино уртасында балаларны кочаклап та алыгыз. Тиз үсмәсеннәр, юкса, әнинең назы бетә башласа, алар тизрәк үсәргә җыена, үстермәгез, 8-9 сыйныфларда акрынлап җибәрересез әле», – дим.
Өйгә кушылган биремне үтәми булмый. Аңлашылмаучанлыклар күп булганда, бер психолог кына башкарып чыга алмый, өйдә дә эшләү бармаса – булмый. Һәр проблеманың төбе гаиләгә кайтып кала.
«Урамнарга чыгып, сандугач тавышларын тыңлаганыгыз бармы?» – дип сорыйм. Беркая йөрмиләр, әниләр балалары белән чыкмый…
Ә кайбер әти-әниләр синең киңәшеңне колакка да элмиләр. Алар, сез балага игътибар һәм вакыт бүләсезме, дип сорауны бөтенләй кабул итми һәм һөҗүмгә күчә. «Без ул хакта сөйләшергә килмәдек», – дип чәпченә башлыйлар. Дорфалана башласалар, мин үзем дә «тешләп» алам аларны. Андый хатын-кызлар үз шәхси тормышын гына кайгыртып йөрүе аркасында бала үзен ташландык итеп хис итә, үги аталары белән мөнәсәбәтләре начар була, үч итеп, бала укуын ташлый, үзен начар яктан күрсәтергә тотына.
Алай борынын югары чөйгән ата-аналар белән берничә тапкыр сөйләшеп карыйм да, үзгәреш күрмәсәм, башка энергиямне сарыф итеп тә тормыйм. Алар мин кушкан биремнәрне дә үтәми, андыйлар энергияне күп суыра. Хәтта мәктәп җитәкчелеге белән очрашуга да җыйнакланып килә белмәгән, директор белән капма-каршы талашып утырган аналар була. Балалар белән бер көн эшләмәгән кешеләр шулай безне «өйрәтергә» тотына. Укытучыларның кулларын «кистеләр» – аны эшләмә, моны бирмә, алай әйтмә… Кайбер әти-әниләр шуннан файдалана.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Баланы начарлык белән җиңеп булмый, аны яхшылык белән генә кулга алып була»
Ә укытучы белән бала арасында нинди проблемалар күрәсез?
Укыйсылары килми. Укытучылар кызганыч, шулкадәр яхшы укытучылар бездә, балага нәрсә дә булса бирергә тырышалар, ә аларны санламыйлар. Шуның аркасында аңлашылмаучанлыклар туа. Вакыт та тиз уза шул, балаларга ял җитми. Ичмасам, уку атнасы 5 көнлек булса, 2 көн ял итсәләр, тырышрак булмаслармы икән балалар дип тә уйлап куям. Программалары да катлаулы инде, анысын да уйлыйм. Үзара ачуланышкан укытучылар һәм укучыларны ничек тә дуслаштырырга тырышам.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ничек башкарып чыгасыз моны? Нинди сүзләр табасыз?
Башта укытучы белән сөйләшәм, тынычландырам, борчуын эченнән чыгарам. «Менә хәзер ела» – дим, чөнки сөйләгәндә күзләренә яшь тулган була. Алар елап, бушанып китә. Шуннан укытучыга дорфаланган баланы эзләп менеп китәм. Балага җайлап кына дәшәм, ничек тә укытучыдан гафу үтенергә күндерергә тырышам. Кайберләре киреләнә, аларны күбрәк әзерлим. Барлык укытучыларга гел әйтә киләм: баланы начарлык белән җиңеп булмый, әкрен генә яхшылык белән генә кулга алып була.
Бөтен стендларымда «добро, твори добро...» дигән сүзләр язылган. Укытучыларны балалар белән җылы мөнәсәбәтләр корырга өндим. Укытучылар да уйланырга тиеш, бала белән гаугалашырга ярамый. Үзенекен итәм дип, берничек юл куярга теләмәгән бик кырыс укытучылар турында ишеткән бар.
Менә шулай сөйләшүләрдән соң, укытучыдан да баланың тәртибе турында сораштырып торам. «Бик әйбәт, бик рәхмәт», – дип, укытучылар гел рәхмәт әйтеп тора. «Авыр» балалар белән эшләгәндә, укытучылар һәм директор бердәмлеге дә бик кирәк. Мин үзебезнең коллективка да гел шуны әйтә киләм.
«Кадерлем, бәгърем, кебек сүзләргә барыбыз да бик мохтаҗ»
Гөлназ Насыйбулловна, мин сезнең белән ничә минут утырган арада да, сездән миңа «кадерлем, бәгърем» дигән сүзләр явып кына тора…
Әйе, җаным, андый сүзләргә барыбыз да бик мохтаҗ. Мин шуңа укытучыларга да «любимая, дорогая...ты такая красивая, я вас так люблю...» дип язып куям.
Җылы сүз дигәннән, әле менә бер очрак искә төште. 6 сыйныфтан бер кыз бала бик озак елап йөрде, көн саен минем янга кереп йөрде. Мин аның эчем бушатырга тотындым. Баксаң, әбисе белән сөйләшми икән. Бу – әтисе ягыннан әбисе. «Әйдә, әбиеңә шалтыратыйк та, гафу үтен, сиңа шулкадәр җиңел булачак», – дим аңа. Уйланып торды да, «әнидән сорыйм әле», – ди. Әнисе рөхсәт бирмәгән, күрәсең, килен белән кайнана арасында киеренкерәк мөнәсәбәтләрдерме... Бала елый-елый кайтып китте, ә киткәнче мин аңа: «Кайт та, әниеңә матур сүзләр әйт, ничек тә күндерергә тырыш, әби белән дус булырга кирәк, мөнәсәбәтләрне җайламасам, эшләрем алга бармый», – дип әйт дидем.
«Сез бик дөрес әйткәнсез икән, рәхмәт киңәшегезгә, без әби белән дуслаштык, тыныч кына сөйләштек, аңлаштык», – дип язган. Менә шундый рәхмәт сүзләрен ишеткәч, күңелләр үсеп китә инде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Балаларны укытучысы, әти-әнисе белән якынайту өчен мәктәптә нинди чаралар уза?
«Авыр» балалар белән даими рәвештә тренинглар уздырабыз. Спорт залында ярышлар күп була, алар берләштерә, аларның нәтиҗәсе бик әйбәт.
«Психолог хезмәте бик кирәк»
Әйтергә кирәк, коллектив та психологның мәктәптә татулык булуына үзеннән зур өлеш кертүен таный. «Хәзерге заманда тыныч балалар бик аз. Психолог хезмәте бик кирәк, чөнки балалар үзара да, төрле укытучылар белән дә конфликтка керергә генә тора, һәрберсенең үз холкы», – ди хезмәт һәм рәсем укытучысы Ләйсән Заһидуллина.
«Гөлназ Насыйбулловна кебек укытучылар күбрәк булса, мәктәпләрдә проблемалар азрак булыр иде»
Прокурор белгечлегенә укучы студент Тәмим Сәидов – 161нче мәктәпнең элекке укучысы.
Гөлназ Насыйбулловна мәктәптә дуслаштыру хезмәтенә (ШСП – школьная служба примирения) нигез салган иде. Нинди генә мәктәп булса да, укытучылар һәм укучылар, я укучылар арасында низаглар туып тора. Гөлназ Насыйбулловна проблеманың асылын аңлаткач, без – төплерәк укучылар, яшьтәшләребез янына барып, аңлашылмаучанлыкларны хәл итәргә, ситуациягә ачыклык кертергә тырыша идек.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Гөлназ Насыйбулловна тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп конфликтлар уңышлы хәл ителде. Аның янына консультациягә килгәч, ул акча алып эшләүче гадәти психолог кебек эзсез югалмый, аннары да хәл-әхвәлне сораштыра. Аңа балалар икенче әнисенә караган кебек карый – менә бер арттырусыз. 1 сыйныфтан 11 класска кадәр һәр укучы аны бик ярата.
Шәхсән миңа авыр чагымда бик булышты. Мәктәптә вакытта егетләр белән аңлашылмаучанлыклар булганда, Гөлназ Насыйбулловна миңа ярдәм итеп, дөрес юлга бастырды. Әнием ул чакта ярдәм итә алмады, чөнки бертуган абыем рак белән авыргач, ул башка шәһәрдә абыем белән яшәде. Әнием янәшәдә булмагач, Гөлназ Насыйбулловна әниләрчә җылы мөнәсәбәттә булды. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле.
Мин хәзер дә мәктәпкә баргалыйм. Өлкәнрәк сыйныф укучылары арасында низаглар чыкса, мине дә чакыралар. Мин шунда барып, укучылар белән сөйләшеп кайтканым бар. Ничә генә мәктәп алмаштырсам да, бу мәктәптә укытучылардан аеруча җылы мөнәсәбәт тойдым.
Гөлназ Насыйбулловна кебек укытучылар күбрәк булса, мәктәпләрдә проблемалар азрак булыр иде. Ул мәктәпне эш кебек түгел, өй кебек кабул итә. Бөтен кешегә булышырга, аларның үзара җылы мөнәсәбәттә булуын тели. Кайчан килсәң дә, ул гел елмая, бөтен кешегә бик позитив, яхшы карашта, – дип уртаклашты Тәмим.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Аның белән сөйләшүләрдән соң мин дөньяга башка күзлектән карыйм»
161нче мәктәптә укучы Елизавета да Гөлназ Сабирова киңәшләре үзенә бик булышканын әйтте.
Ул миңа әңгәмәләре белән булышты. Мин ярты еллап буллинг аркасында интектем, шул чакта мин аңа мөрәҗәгать иттем. Хәлем җиңеләйсен өчен, ул ярты ел минем белән гел сөйләшеп торды. Ул кешене дөрес юлга куя белә. Кеше сүзенә карамаска өйрәтте. Аның белән сөйләшүләрдән соң мин дөньяга башка күзлектән карыйм, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз