news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп программасына хезмәт буенча мәҗбүри дәрес кертү турында төзәтмә Думада хупланды

Мәктәп программасына хезмәт буенча мәҗбүри дәрес кертү турында төзәтмә Думада хупланды
Фото: © "Татар-информ"

Киләсе елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч һәм урта сыйныфлар өчен хезмәт буенча мәҗбүри дәресләр кертүне Дәүләт Думасының мәгариф комитетында хуплаганнар. Төзәтмә укучыларга элемтә чараларын куллануны тыю турындагы закон проектына өстәмә булып тора, ул бүген беренче укылышта узды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә Россия парламентының Түбән палатасы депутатлары мәктәп укучыларына дәрестә телефон куллануны тыю турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Икенче укылышта документка мәҗбүри мәктәп дисциплиналары исемлегенә хезмәт дәресен кертү турында төзәтмә өстәлде. Аның авторлары — спикер Вячеслав Володин җитәкчелегендә Думаның барлык фракцияләре башлыклары.

Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов әле май аенда ук бу фәнне мәктәп программасына кайтару мөмкинлеге тикшерелә, дип хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, ул гадәти технология дәресләреннән аерыла. Дәүләт Думасы спикеры ул вакытта әлеге закон проектын депутатлар декабрь башында ук икенче укылышта карый ала дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100