news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп программаларын Бердәм дәүләт имтиханы биремнәре белән синхронлаштыралар

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко «ВКонтакте» рәсми төркемендә трансляцияләнгән Мәгариф министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 сентябреннән Россиядә мәктәп уку программалары Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы биремнәре эчтәлеге белән синхронлаштырылачак. Бу хакта Инфо24 яза.

Шулай ук мәгариф системасына контроль һәм тикшерү эшләренә чикләүләр кертү планлаштырыла – алар гомуми уку вакытының 10 проценттан артыгын алмаска тиеш. Мондый кагыйдә Бөтенроссия тикшерү эшләренә дә кагылачак.

Вице-премьер укытучыларга кәгазь йөкләнеше мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. 1 марттан урта һөнәри белем бирү системасында эшләүче педагоглар өчен мәҗбүри документлар санын киметә торган закон үз көченә керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100