news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп олимпиадасы җиңүчеләре саны буенча Казан илдә алдынгылар өчлегенә кергән

Быел Казан укучылары Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 159 призлы урын яулаган. Бу узган ел белән чагыштырганда 17гә күбрәк.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре саны буенча Казан быел да Россиядә алдынгыларның беренче өчлегенә кергән.

«Призлы урыннарның абсолют саны буенча без соңгы елларда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында торабыз. Җиңүчеләрне халык санына бүлеп исәпләгәндә без хәтта Россия башкаласын узып китәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

Быел Казан укучылары Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 159 призлы урын яулаган. Бу узган ел белән чагыштырганда 17гә күбрәк.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабында җиңүчеләрнең 63 проценты Казан балалары булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot