Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләүнең бердәм принципларын кертәчәкләр
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә «Талант һәм уңыш» фонды һәм төбәк хакимияте белән берлектә 2024 елның 1 мартына кадәр Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүнең бердәм принципларын эшләргә кушты. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Җавап итеп премьер-министр Михаил Мишустин, «Талант һәм уңыш» фонды җитәкчесе Елена Шмелева һәм төбәк хакимиятләре билгеләнде.
Путин, шулай ук, 2024 елның 1 апреленә һәм 1 ноябренә кадәр сәнгать һәм спорт әзерлеге өлкәсендә өстәмә һөнәри программалар үзләштерүчеләргә гомуми белем алу өчен шартлар тудыру буенча тәкъдимнәр кертергә йөкләде. Җаваплы итеп Мәгариф министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Спорт министрлыгы башлыклары, шулай ук «Талант һәм уңыш» фонды җитәкчелеге билгеләнде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз