news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп директоры Роберт Мансуров: Каюм Насыйри исемендәге дәүләт бүләген булдырырга кирәк

Мәктәп директоры Роберт Мансуров: Каюм Насыйри исемендәге дәүләт бүләген булдырырга кирәк
Гөлүзә Ибраһимова

Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп директоры Роберт Мансуров фикеренчә, Каюм Насыйри исемендәге дәүләт бүләген булдырырга кирәк. Бу хакта ул «Безең мирас» журналы үткәргән түгәрәк өстәл барышында әйтте.

«2025 елда Каюм Насыйриның 200 еллыгы була. Аның кадәр эшләгән һәм шул ук вакытта кыерсытылган шәхесләр бик аз. Бу датага бәйләп, Каюм Насыйри исемендәге дәүләт бүләген булдырырга кирәк. Ул укытучы, китапханәче, мәдәният хезмәткәре, галим, Каюм Насыйри эшчәнлеген дәвам итүчеләргә фидакяр хезмәте өчен бирелсен иде», – диде ул.

Ул Каюм Насыйриның күпкырлы шәхес булуын, мәгърифәткә генә түгел, мәдәният, журналистика, язу өлкәләренә дә кагылышлы булуын ассызыклады.

Роберт Мансуров 2025 елны Татарстанда Каюм Насыйри елы дип игълан итәргә тәкъдим итте.

Ул 80 нче мәктәптә директор булып ике ел эшли. Ул килгәч, мәктәпкә Каюм Насыйри исеме бирелгән. 

«Казанда ике йөз мәктәп бар. Бу дүрт катлы зур татар мәктәбе Иске Татар бистәсе уртасында тора. Бу мәктәпнең ишегалдындагы йортта Каюм Насыйри яшәгән. Бер мәктәпкә дә аның исеме бирелмәгәнгә мин шаккаттым. Ул вакытка мин аның бик күп эшләрен өйрәнгән идем. Мәктәпкә Каюм Насыйри исемен бирү төп бурычларның берсе иде», – дип искә алды ул. 

Ул мәктәпкә капиталь ремонт ясалачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100