news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп директоры Надежда Гоголева: Соңгы вакытта татар теле белән кызыксыну артты

Мәктәп директоры Надежда Гоголева: Соңгы вакытта татар теле белән кызыксыну артты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әстерханның Габдулла Тукай исемендәге 74нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Надежда Гоголева татар теле, мәдәнияте белән кызыксынучылар артуын әйтте. Ул Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

«Соңгы арада татар теле, мәдәнияте белән кызыксыну артты. Башка милләт вәкилләрендә дә артты. Милләтем буенча мин – рус. 2002 елда белем бирү учреждениесе директоры булгач, мәктәп нигезенә салынганны юкка чыгармадым, киресенчә – сакладым һәм арттырырга тырыштым. Укыту планы кысаларында татар телен укытуны зур энтузиазм белән алга этәрдем. Хәзер татар теле 1-9 сыйныфларда укытыла. Россия халыклары теле буларак, төрле милләт балалары татар телен теләп өйрәнә. 2023 елда 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның кайберләре беренче тапкыр татар теле предметы күрсәтелгән аттестат алды», – дип сөйләде ул.

Директор сүзләренчә, мәктәптә татар телен 4 укытучы укыта. Мәктәптә 1550дән артык укучы белем ала. Ел саен укучылар саны арта, ди ул. Ул мәктәп ишегалдында урнаштырылган Тукай бюсты турында да сөйләп үтте. Мәктәп 2013 елдан шагыйрь исемен йөртә.

«Бюст яныннан игътибарсыз гына үтеп китеп булмый, чөнки бюст яктыртылып тора. Тукай безнең белән, ул яшь, көче ташып тора. Саратов скульпторы бюстны Габдулла Тукайның 17 яшьтә төшкән фотосы буенча ясый. Ул безнең югары сыйныф укучылары яшьтәше. Аның янында һәрвакыт җылы энергетика», – диде ул.

Директор үзенең чыгышын: Татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау – безнең уртак бурыч», – дигән сүзләр белән тәмамлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100