news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп директорлары өчен чыгымнарны декларацияләүне кертергә тәкъдим иттеләр

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә үз чыгымнары турында хисап бирүне йөкләүне тәкъдим итте. Бу хакта РБК сайтына сылтама белән «Труд» басмасы хәбәр итә.

Шундый эчтәлектәге канун проектын ведомство башлыгы Антон Котяков закон проекты эшчәнлеге белән шыгыльләнә торган хөкүмәт комиссиясе каравына чыгарды. Анда мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, хастаханәләр һәм сырхауханәләрнең баш табиблары турында сүз бара. Документ нигезендә, үз чыгымнарын алар үзләре генә түгел, аларның тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балалары да декларацияләргә тиеш булачак.

Россия Федерациясенең дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) мәгълүматлары буенча, 1 апрельгә Россиядә бу категориядә 206,6 мең граждан исәпләнә. Гамәлдәге закон буенча алар керемнәре һәм милке, шулай ук милек характерындагы йөкләмәләре турында гына хәбәр итәргә тиеш.

Әлеге мәсьәлә буенча комиссия утырышы 19 июльдә узды. Бу закон проекты хупланды, дип хәбәр иткән фикер алышуда катнашкан РБК чыганагы. Финанс һәм эчке эшләр министрлыгы, Росфинмониторинг һәм башка ведомстволар да килешүләрен белдергән.

Төзәтмәләрне Хезмәт министрлыгы коррупциягә каршы көрәш кысаларында эшләгән. Аларның максаты –  түрәләрнең, шулай ук бюджет учреждениеләре һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләренең чыгымнарын контрольдә тотуны катгыйландыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100