news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп дәреслекләре экспертизасын кире кайтарырга җыеналар

Россия Фәннәр академиясе Россиядә мәктәп дәреслекләре экспертизасын кире кайтарырга планлаштыра. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

2018 елдан илдә мәктәп дәреслекләре экспертизасы үткәрелми, элек Россия Фәннәр академиясе шөгыльләнгән булган. Бу проблема турында РФ Президенты Владимир Путинга Росси́я фәннәр академиясе җитәкчесе Геннадий Красников әйтте.

Красников бу мәсьәләне яңадан күтәрергә һәм дәреслекләр экспертизасын кире кайтарырга ниятләвен билгеләде.

«Әлбәттә, моның өчен хезмәттәшләр белән фикер алышырга кирәк», - дип ассызыклады Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100