news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәкъсүт Шадаев: Kazan Digital Week форумында вакыт файдалы узды

Мәкъсүт Шадаев: Kazan Digital Week форумында вакыт файдалы узды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Kazan Digital Week форумы эчтәлекле һәм бай иде. Бу хакта Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев «Казан Экспо» Халыкара форумын ябу тантанасында белдерде.

«Стендларда һәм сессияләрдә эш соңгы мизгелгә кадәр кайнады. Барысы да кайнап торды, кызу бәхәсләр, күп кенә кызыклы докладлар булды. Эчтәлекле бай эш булды. Дөресен генә әйткәндә, мин хәтта бераз хәлдән тайдым. Әмма тулаем алганда вакыт сизелмичә, кызык үтте», - дип уртаклашты чарадан алган тәэсирләре белән министр.

Шадаев билгеләп үткәнчә, форум эшенә Татарстан җитәкчелеге белән йөкләмәләр формалаштырылачак.

«Һәм минем форумда катнашучыларга беренче йөкләмәм - киләсе елга килергә. Без барыгызны да көтәбез», - диде ул.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин форум программасының мөһим һәм актуаль темаларга бай булуын өстәде.

«Форумда мәдәният, сәламәтлек саклау, транспорт һәм мәгарифне цифрлаштыру мәсьәләләренә кагылдылар, бу өлкәләрнең алдынгы технологияләр ярдәмендә ничек үзгәрә алуын күрсәттеләр», - дип белдерде ул.

Песошин сүзләренчә, кибериминлеккә аерым игътибар бирелгән. Аерым алганда, мәгълүмати инфраструктураны һәм ясалма интеллект өлкәсендәге эшләнмәләрне киберһөҗүмнәрдән саклау буенча секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр узды.

Форум сайтында 9-10 сентябрьдә чараларны 135 меңнән артык карау теркәлгән. «Казан Экспо» да 100дән артык секция узды, аларда 600 спикер чыгыш ясады.

Моннан тыш, 140 экспоненттан торган күргәзмә эшләде, 200 инновацион продукт тәкъдим ителде. Анда 10 меңнән артык кеше булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100