Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Максуди төркиләрнең хокук традициясе нигезендә яшәвен фәнни яктан ачкан – Истанбул галиме
Татар-төрек галиме Садри Максуди Арсалның вафатына 60 еллыгы уңаеннан Истанбул университетында искә алу чарасы оештырылды.
(25 февраль, Истанбул, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Хокук белеме дөньясында Садри Максудидан алда да, аннан соң да хокук теориясен аның дәрәҗәсендә яктырта алган шәхес юк. Истанбул университеты профессоры, Хокук тарихы тикшеренүләре үзәге рәисе Фәтхи Гедикли үзенең бу фикерен бөек татар-төрек галименең вафатына 60 ел булу уңаеннан оештырылган искә алу чарасында җиткерде. “Бүгенгә чаклы мәсләктәшләр арасында Садри Максуди кебек күп тел белгән һәм фәнни тикшеренүләрендә күп чыганак кулланган галим юк. Аның хокук фәне буенча һәркемнән алда башкарган хезмәтләре бик күп”, - дип дәвам итте ул үз чыгышында.
Галимнең фикерен С.Максудинең оныгы, әдәбият галиме Гөнүл Пултар дәвам итеп, уз чыгышында бабасының Төркия җөмһүрияте корылышына керткән хезмәтләре турында киң мәгълүмат бирде: “Ататөрек яңа корылган дәүләттә ауропаи хокук булдырырга теләгән. Ул Садри Максудине нәкъ менә шул максат белән Төркиягә чакыра. Галим Хәлил Иналҗык тикшеренүләрендә Садри Максуди Арсалның хокукның шәригать кануннарыннан гына гыйбарәт булмыйча, аның Ислам диненнән алда барлыкка килгән фән булуын раславын ассызыклый. Максуди - төрки кавемнәрнең борынгыдан бирле хокук традицияләре нигезендә яшәгәнлеген фәнни яктан ачкан беренче кеше”, - диде. Ул бабасының хокукчылар тарафыннан шигарь итеп алынган сүзләрен искә төшерде: “Теге яки бу милләтнең бәйсезлеге хокук нигезендә генә мөмкин”.
Садри Максудиның оныгы, икътисад белгече Гөлнур Учок бабасының тормышы һәм хезмәт юлын слайд-шоу ярдәмендә аңлатты. Анда мәрхүм галимнең туган авылы, белем алган уку йортлары, ул яшәгән Казан, Петроград (Санкт-Петербург), Берлин, Париж, Әнкарә, Истанбул кебек шәһәрләрнең фотосурәтләре күрсәтелде. Шулай ук Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Исмәгыйль Гаспралы кебек якын дуслары, остазлары да искә алынды. Ататөрек янында эшләгән дәвере, яңа Төркия Җөмһүриятенең корылышына керткән хезмәтләре аңлатылды. С.Максудиның Мостафа Кемаль Ататөреккә укыр өчен тәкъдим иткән сәясәт, фәлсәфә, хокук белән бәйле чит илләрдә басылган китаплар искә алынды.
Искә алу чарасында тарих галиме, профессор Али Биринҗи, Россия Федерациясе Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллина, Истанбул университеты хокук тарихы кафедрасы вә Хокук тарихы тикшеренүләре үзәге җитәкче Фәтхи Гедикли, Бәйкәнт университеты доценты, филология фәннәре белгече Айшән Услу кебек галимнәр доклад белән чыктылар. Катнашучыларны Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Истанбул университетының хокук факультеты деканы Адәм Сөзүэрнең сәламләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз