news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МАКСта Татарстанның цифрлы хезмәтләре буенча навигатор булдырылган

Татарстан халкы хәзер МАКС илкүләм мессенджерында республиканың цифрлы сервислары буенча навигатордан файдалана ала. Бу хакта ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Цифрлы ярдәмче төп дәүләт һәм муниципаль ресурсларга сылтамаларны берләштерә. Навигатор «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли, Татарстан Рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан мэриясе, шулай ук республика министрлыклары һәм дәүләт комитетлары, шәһәр һәм район администрацияләренең рәсми интернет-ресурсларына тиз керү мөмкинлеге бирә.

Шул ук вакытта интерфейс төп сервисларга: ТР Дәүләт хезмәтләре порталы чат-ботына, Татарстан күп функцияле үзәге чат-ботына һәм интернет-кабул итү бүлмәсенә күчәргә мөмкинлек бирә.

Әйтик, республика «Дәүләт хезмәтләре» чат-боты аша табибка язылырга, салымнар түләргә, штрафлар булу-булмавын тикшерергә яки «Халык контроле»нә гариза бирергә мөмкин.

Татарстан күп функцияле үзәге чат-боты үз чиратында кабул итүгә дистанцион рәвештә язылырга, филиалларның расписаниесен һәм йөкләнешен ачыкларга, шулай ук документларның әзерлек статусын тикшерергә мөмкинлек бирә.

Интернет кабул итү бүлмәсе исә республиканың теләсә кайсы ведомствосына мөрәҗәгать юлларга мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot