Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
МАКСта Татарстандагы цифрлы сервислар буенча навигатор барлыкка килде
МАКС мессенджерында Татарстан Республикасы цифрлы сервислары буенча мини-кушымта – навигатор барлыкка килде. Ул төп дәүләт һәм муниципаль ресурсларга сылтамаларны берләштерә.
Цифрлы ярдәмче «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли: ТР Рәисе, Хөкүмәт, Дәүләт Советы, Казан мэриясе, республика министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм шәһәр һәм район администрацияләренең рәсми интернет-ресурсларына тиз арада керү мөмкинлеге.
Кулланучылар түбәндәге сервислардан файдалана ала: ТР Дәүләт хезмәтләре чат-боты (табибка язылу, салым түләү, штрафларны тикшерү, «Халык контроле»нә гаризалар), Татарстан Күп функцияле үзәге чат-боты (кабул итүгә дистанцион язылу, филиалларның расписаниесе, документларның әзерлеген тикшерү), шулай ук республиканың теләсә кайсы ведомствосына мөрәҗәгатьләр җибәрү өчен интернет-кабул итү бүлмәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз