news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел больничный түләвенең максималь күләме көненә якынча 7 мең сум тәшкил итәчәк

2026 елда больничный түләвенең максималь күләме көненә якынча 7 мең сум тәшкил итәчәк, дип белдерде Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

Парламентарий ачыклык керткәнчә, түләү күләме һәр кешенеке төрлечә формалаша, ә ахыргы сумма стажга бәйле.

Леонов шулай ук азрак авырырга, профилактика белән шөгыльләнергә, исерткеч эчемлекләрне азрак кулланырга, тәмәке тартмаска, вейплар кулланмаска, физкультура белән шөгыльләнергә, сигез сәгатьтән дә ким йокламаска һәм күбрәк вакытны гаилә белән үткәрергә киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot