Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елдан больничныйлар буенча максималь түләүләр көненә 6,8 мең сумга кадәр арта
2026 елдан больничныйлар буенча максималь түләүләр көненә 6,8 мең сумга кадәр артачак. Якындагы өч елга исәпләнгән Россия Социаль фонды бюджеты проектында шундый мәгълүматлар бар, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Фонд фаразлары буенча, түләүләрнең чик суммалары түбәндәгечә булачак:
. 2026 елда – 6827,4 сумга кадәр (хәзер 5673,97 сум);
. 2027 елда - 7860,27 сумга кадәр;
. 2028 елда - 8489,04 сумга кадәр.
Түләүләрнең артуы иминият взносларын исәпләү өчен чик базаның артуы белән бәйле.
2021 елдан башлап, проактив форматка күчү һәм кәгазь больничныйлардан баш тарту нәтиҗәсендә, фонд больничныйны ачу һәм ябу турында мәгълүматны турыдан-туры медицина учреждениеләреннән алачак, пособие билгеләү өчен мәгълүматлар формалаштырачак һәм кирәк булганда эш бирүчедән «Социаль электрон документлар әйләнеше» системасы аша җитмәгән мәгълүматны соратып алачак.
Гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталында больничный кәгазе ачылганнан алып акчаны счетка күчергәнчегә кадәр пособие исәпләү процессын күзәтә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз