news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беренче сыйныф укучылары өчен максималь йөкләнеш атнага 21 сәгать тәшкил итәчәк

Беренче сыйныф укучылары өчен максималь уку йөкләнеше атнага 21 академик сәгать тәшкил итәчәк. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аппаратында шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Сентябрь һәм октябрьдә беренче сыйныф укучыларына көненә өч дәрес билгеләнгән. Атнага бер тапкыр өстәмә рәвештә дүртенче - физкультура дәресе үткәрергә рөхсәт ителә.

Ноябрь һәм декабрьдә көндәлек дәресләр саны дүрткә кадәр артачак. Моннан тыш, атнага бер тапкыр бишенче дәрес — физкультура булырга мөмкин.

Дәресләр расписаниесе фәннәрнең авырлыгы исәпкә алынып төзеләчәк. Дәрестән тыш эшчәнлеккә аерым игътибар бирелү ниятләнә.

Беренче сыйныф укучыларына атнага бер сәгать «Мөһим сөйләшүләр» циклыннан дәресләр керәчәк, алар шулай ук «Россия бөркетләре» кече яшьтәге мәктәп укучыларының социаль активлыгын үстерү программасы кысаларындагы чараларда да катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot