news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Топилин: Россия Хөкүмәтенең карары бизнеска 1,5 триллион сум ирекле акча өсти

Россия Хөкүмәтенең 70 төрле предприятие өчен иминият түләүләрен күчерүе бер кварталда гына ил компанияләрендә өстәмә рәвештә 1,5 триллион сумнан артык ирекле акча булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Мондый фикерне Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе, Татарстаннан депутат Максим Топилин әйтте.

«Мин Федераль салым хезмәтендә берничә консультация уздырдым. II һәм III кварталлар өчен взнослар түләү срокларын үзгәртүгә эләгә торган барлык компанияләр телекоммуникацион элемтә каналлары аша әлеге нормадан файдалана алулары турында хәбәр алачак. Моннан тыш, 11 майдан Федераль салым хезмәте сайтында тикшерү сервисы эшли башлый, анда һәр оешма ИНН буенча кирәкле мәгълүматны ачыклый алачак», — дип аңлатты парламентарий.

Элегрәк Россия Хөкүмәте «2022 елда иминият взнослары түләү срокларын үзгәртү турында» карар кабул иткән иде. Әлеге документ нигезендә, иминият взносларын түләү вакыты җитмештән артык оешма өчен бер елга күчерелгән. Бу исемлектә сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәләрендә эшләүче, шулай ук азык-төлек, кием-салым, мебель, текстиль эшләнмәләр җитештерү һәм нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100