news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Топилин һәм Ольга Голодец пенсия яшен арттыру турында карар чыгуын кире какты

Министрлар Кабинетындагы чыганагына сылтама ясап, “Известия” газетасы Хөкүмәт пенсия яшен арттыру турында карар кабул итте, дип белдергән иде.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Хөкүмәт әлегә пенсия яшен арттыру турында карар кабул итмәде, дип белдергән журналистларга Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Экспертлар хәзер нидер эшли, нидер тикшерә, ниндидер исәпләүләр ясыйдыр. Без әле моңа вакыт җитмәде дип саныйбыз”, – дигән Топилин.

Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте дә РИА Новости мәгълүмат агентлыгына: " Пенсия яшен арттырган очракта чыгымнар динамикын исәпләүгә Хөкүмәттән бернинди йөкләмә алынмады", – дип хәбәр иткән. 

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Министрлар Кабинетындагы чыганагына сылтама ясап, “Известия” газетасы Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыру турында карар кабул итте, дигән хәбәр таратты. Хәзерге вакытта яшь планкасын күпмегә күтәрү һәм моның турында кайчан ачык игълан итү хәл ителә, дип белдергән иде.

Россия хезмәт министрлыгында бу мәгълүматны кире какканнар. Социаль блок өчен җаваплы вице-премьер сәркатибе Ольга Голодец шулай ук соңгы карар юк, дип белдергән.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә пенсия яшенә карата сораулар беренче тапкыр гына кузгатылмый. Хәзергә ир-атлар пенсиягә – 60, ә хатын-кызлар 55 яшьтә чыга. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко һәм Россиянең хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин 2017 елда пенсия яшен арттыру булмаячак, дип белдергән иде. Россия Федерациясенең Коммунистлар партиясе вәкилләре исә 2025 елның гыйнварына кадәр пенсия яшен арттыру мәсьәләсенә мораторий кертергә тәкъдим итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100