news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Топилин куллану кәрзиненең сыйфатын яхшыртырга тәкъдим итте

Министр фикеренчә, куллану кәрзиненә ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр өстәргә кирәк.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин куллану кәрзиненең сыйфатын яхшыртырга, анда ит һәм балык продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимешләр өстәргә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Бүгенге кәрзиндә икмәк продуктлары һәм бәрәңге кирәгеннән артык булса, ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр җитәрлек түгел. «Азык-төлек продуктларын оптималь җыелмага якынайту — яңа куллану кәрзиненең төп бурычы», - дип белдерде ул.

Моннан тыш, азык-төлек продуктлары өлешен (бүгенге көндә ул 50 процент тәшкил итә), шулай ук азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләр өлеше (25әр процент) нисбәтен яңадан карарга кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100