news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Топилин бердәм минималь хезмәт хакы күләменнән баш тартырга өндәде

Элегрәк Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 21 процентка артуы хәбәр ителгән иде.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин илнең бөтен төбәкләре өчен бердәм минималь хезмәт хакы күләменнән баш тартырга чакырды. Аның фикеренчә, дифференциациядән башка минималь хезмәт хакы күләме һәм яшәү минимумын тигезләү мөмкин түгел. Бу хакта "РИА Новости" яза.

"Минималь хезмәт хакы күләмен төбәкләштерү проблемасын хәл итмичә, бу мәсьәләне тәртипкә салып булмаячак, чөнки хәзер яшәү минимумы күләме - 7500 сум, бу күп төбәкләр, мисал өчен Көньякка күп, ә Төньяк өчен - алай түгел", - дип белдергән Топилин 2020 елга бу күрсәткечләрне тигезләү планнары турында.

Элегрәк Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 21 процентка артуы билгеле булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100