news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Топилин Апас район үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашты

Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Апас район үзәк хастаханәсе коллективы белән эшлекле очрашу үткәрде. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, табиблар һәм шәфкать туташлары катнашты, дип хәбәр итә «Апас-информ» сайты.

Очрашу барышында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алевтина Кәримова соңгы биш елда районның сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Ул дәвалау-профилактика учреждениеләре составы, медицина кадрлары белән тәэмин ителеш, яшь белгечләрне җәлеп итү юнәлешендә башкарылган эшләр хакында сөйләде. Шулай ук район башлыгына Апаска күчеп килеп эшләүче өч медицина хезмәткәрен торак белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда соңгы елларда медицина учреждениеләрендә үткәрелгән капиталь ремонтлар һәм төзелгән яңа объектлар турында да сүз барды.

Очрашуда яшь табибларны торак белән тәэмин итү, медицина хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары һәм тармакны үстерүгә кагылышлы башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

«Яшь белгечләрнең районыбызда төпләнеп калуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышачакбыз», - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Максим Топилин да бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль һәм республика программаларының гамәлдә булуын билгеләп үтте. Ул, район башлыгы белән бергә, район үзәк хастаханәсе коллективына җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү, медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү буенча эшнең дәвам итәчәген искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot