news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Шевченко: Мәсьәлә яулыкта түгел, сәбәп – уңышлы авылларга икътисади һөҗүмдә

Мәскәү журналисты Максим Шевченко Мордовиядә мөселман хатын-кызларының яулык киюенә каршы чыгу очракларының сәбәпләрен ачыклый.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәү журналисты Максим Шевченко Россиядә соңгы вакытта мөселман хатын-кызларының яулык киюенә каршы чыгучыларга карата фикерен белдереп: “Бу – Россия Федерациясенең милли һәм дини тынычлыгына һәм бердәмлегенә каршы чыгу”, – диде. Ә Россия мәгариф министры Ольга Васильеваның күпләрдә тәнкыйть уяткан аңлатмасына Максим Шевченко: “Мин ышанам, Ольга Юрьевна вазгыятьнең асылына төшенеп кенә җитмәгәндер”, – дип сөйләде кичә “Эхо Москвы” радиосына.

Мордовиядәге Азюрка (Белозерье) татар авылы мәктәбендә мөселман укытучы хатын-кызларына республика хакимиятенең мәктәптә яулык бәйләргә рөхсәт итмәвеннән чыккан низагка аңлатма биреп, ул: “Традицион авыл – ул консерватив урын. Хәтерлим, совет чорында да хатын-кызлар авылда яулык ябып йөри иде. Ә татар яки кавказ авылларында хатын-кыз яулыгы традицион кием, традицион яшәү формасы. Гарәп яки, анда, әфган җиреннән махсус килгән түгел, ә гасырлар дәвамында хатын-кызлар монда шулай киенгән. Һәм бу татар авылларына дәгъва белдерү – ул бары тик Россиянең милли һәм дини тынычлыгына һәм бердәмлегенә каршы чыгу гына дип исәплим”, – дигән фикерен җиткерә.

Интернетта пәйда булган аудио язмада Мордовиянең Мәгариф министрлыгы вәкиленең укытучылар мәктәптә яулыкларын салмаса, аларны эштән җибәрү белән янавын, журналист XX гасырның беренче яртысында Германиядә яһүдләргә карата кулланылган “профессиягә тыю” күренеше белән тиңли. Ә Мордовиядә яулык мәсьәләсенең заманында Югары судка кадәр барып җитүенә ул: “Югары суд хатын-кызларга баш киеме киюне тыя алмый. ...Әйдәгез, алайса Югары суд хатын-кызларга үкчә биеклеген, оек үлчәмен да билгеләсен...”, – дип, гаҗәпләнүен яшерми.

“Бүген мөселманнарга гына шундый таләп куела. Балаларга беркем дә мәктәпкә тәре тагуны тыймый. ...Кипаны менә тыеп карасыннар әле. Әйтик, иртәгә яһүд балалары мәктәпкә кипа киеп килде, ди. Берәрсе аларга каршы берәр сүз әйтеп карар микән. Ә бит моннан соң, шундый хәлләр башланачак... ...Ә менә мөселманнарны теләсә ничек таптарга, изәргә, мыскыл итәргә була алайса. Бу гарәп никабы түгел, бу традицион татар хатын-кыз яулыгы. Хәзер хәтта аны да кияргә ярамыймы? Кешеләргә кая барырга? Бу инде ниндидер чарасызлык!” – ди Максим Шевченко.

Мордовиядәге түрәләрнең гамәлләренә ул үзенчә аңлатма бирә: “Чөнки аларга Саранскида ниндидер анда көч структуралары, яулык – ваһһабчылык дип әйткән, ә болары татар авылларын "буарга" киткән. Минемчә, монда мәсьәлә, гомумән, яулыкта түгел. Минем мәгълүмат буенча, сәбәп – бу икътисади яктан уңышлы авылларга икътисади һөҗүмдә. Шундый ук хәл үз вакытында Пенза өлкәсенең Урта Әләзән татар авылында да булган иде, ул авыл ярты Мәскәүне ит белән тәэмин итә. Әләзәннән дә ваһһабчылар эзләделәр. Чөнки Әләзән икътисади яктан үзенең көндәшләреннән өстен иде. Шуңа күрә яулыклар аша, аларны ваһһабчылыкта гаепләп, бай, тырыш, имин татар авылларына каршы чыгарга кирәкте. Белозерье белән дә шундый ук мәгълүмат. Без бу мәсьәләне тикшерәбез. Саранскидагы хөрмәтле түрәләр, ышаныгыз, тиздән без бу кампаниянең заказчылары фамилияләрен бастырачакбыз, чөнки бу бизнес-низагка башка очракларда кебек милләтара һәм динара низаг рәвешен бирергә омтылалар. ... Без Ольга Юрьевнага, әгәр ул теләсә, чынлыкта анда нәрсә барганын тәфсилләп сөйли алабыз”, – дип ышандырган журналист.

Мәгълүм булганча, бу вазгыятькә шулай ук Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рөстәм Батров, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, “Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, ислам белгече Роман Силантьев һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100