news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Решетников: АСЕАН белән ышанычлы партнерлык үзара сәүдә үсешенә этәргеч бирә

Россия-АСЕАН партнерлыгына 35 ел, ләкин ике яклы хезмәттәшлек күпкә элегрәк башланган. Бу хакта Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников Россия-АСЕАН саммиты эшлекле форумы ачылышында билгеләп узды.

«Партнерлыкның ышанычлылыгы сәүдә үсешенә этәргеч бирә. Ун ел дәвамында үзара сәүдә әйләнеше 58 процентка артты һәм 21 млрд доллар тәшкил итте, ләкин потенциал тагын да зуррак. Россия экспорты 44 процентка артты», – диде Максим Решетников.

Ул Россиянең АСЕАН илләрен энергоресурслар белән тәэмин итүен, шулай ук минераль чимал һәм нефть белән тәэминат та артуын билгеләп узды.

«Россия авыл хуҗалыгы продукциясен экпортка чыгара: бодай, кукуруза, үсемлек мае. Ит продукциясе белән тәэминат ун елда 50 тапкыр артты. Ашламалар экспорты өчтән бер өлешкә кадәр артты. Былтыр Вьетнам белән үзара сәүдә рекордлы күрсәткечкә җитте. АСЕАН илләреннән импорт ун елда 70 процентка артты. Без авыл хуҗалыгы чималы, текстиль, аяк киеме, җиһазлар, транспорт чаралары, химия сәнәгате продукциясен сатып алабыз. Болар катлаулы шартларда гамәлгә ашырыла», – дип белдерде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot