news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Орешкин: Хезмәт хаклары артты инде, алга таба да артачак

Россиядә яшәүчеләрнең хезмәт хаклары инде артты, әлеге тенденция алга таба да сакланачак. Бу хакта Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта кадрлар кытлыгы турында даими нигездә фикер алышу бара. Әмма аның фикеренчә, проблема компания менеджерларының идарә итү компетенцияләре кытлыгында.

«Безнең икътисадта арзанлы хезмәт булмаячак, хезмәт хаклары инде артты, алар алга таба да арта барачак. Мондый вәзгыятьтә... кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә баручы ресурска бик сакчыл карарга кирәк», - дигән Орешкин. Бу турыда РИА Новости яза.

Элегрәк РФ Финанс министры Антон Силуанов бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакларын индексацияләү планнарын раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot