news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Орешкин БРИКС белән икътисади хезмәттәшлек өчен җаваплы вәкил итеп билгеләнде

Максим Орешкин БРИКС белән икътисади хезмәттәшлек өчен җаваплы вәкил итеп билгеләнде
Фото: kremlin.ru

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин БРИКС илләре белән финанс-икътисади хезмәттәшлек буенча махсус вәкил итеп билгеләнде. Дәүләт башлыгы Владимир Путин шул хактагы указны имзалады, ул рәсми хокукый актлар порталында урнаштырылган.

«Орешкин Максим Станиславовичка БРИКС илләре белән финанс-икътисади хезмәттәшлек һәм Яңа банк белән үзара ярдәм итешү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президентының махсус вәкиле вазифаларын йөкләргә», - диелә документта.

Указ аңа кул куелган көннән, ягъни бүген, 19 октябрьдә үз көченә керә.

БРИКС 2006 елда оешты. Быел берләшмәгә биш яңа ил кушылды. Хәзер оешмага Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан (2011 елдан бирле төркем әгъзасы) тыш, Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 дәүләт вәкиле анда катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында 17 ике яклы очрашу үткәрергә ниятли.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын билгеләп үтте. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100