news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Орешкин 2036 елга кадәр рубльнең акрынлап ныгыячагын әйтте

Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы әлеге фаразларның ил икътисадында “хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше“ булачагын күзаллап эшләнгәнен искәртә.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы рубльнең 2036 елга кадәр акрынлап ныгыячагын фаразлый. Бу хакта журналистларга ведомство башлыгы Максим Орешкин әйтте, дип хәбәр итә “Прайм” агентлыгы.

Икътисади үсеш министрлыгы җитәкчесе Россия валютасы курсының кардиналь үзгәреше көтелмәвен искәрткән. Сценарий "азмы-күпме стабиль динамикадан һәм якын киләчәктә рубльнең реаль курсы бераз гына ныгуыннан чыгып" исәпләнгән дип белдергән ул.

Максим Орешкин бер журналистның соравына җавап итеп, әлеге фаразларның ил икътисадында “хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше“ булачагын күзаллап эшләнгәнен әйткән.

Моңа кадәр Россия Хөкүмәте Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән 2036 елга кадәр илнең социаль-икътисади үсеше фаразларын караган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot