news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Лестьенн "Рубин"нан Испания клубына күчте

Казан клубында зур хезмәт хакы алучы чит ил уенчыларыннан арыну процессы дәвам итә.

Максим Лестьенн "Рубин"нан Испания клубына күчте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Рубин” командасы футболчысы Максим Лестьенн карьерасын Испаниянең “Малага” клубында дәвам итәчәк. Бу хакта “Рубин” клубының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бельгия футболчысы, 25 яшьлек ярымсакчы Максим Лестьенн Казанга 2016 елның җәендә килгән иде. Шул вакыт эчендә ул “Рубин” өчен 28 уенда катнашып, 6 гол кертә алды, голга китергән 3 нәтиҗәле пас бирде.

Казан клубында зур хезмәт хакы алучы чит ил уенчыларыннан арыну процессы дәвам итә. Кышкы тәнәфес вакытында "Рубин"нан бер төркем уенчы – Рагнар Сигурдссон, Тарас Бурлак, Мориц Бауэр, Янн М’Вила, Мийо Цакташ һәм Карлос Самбрано киткән иде инде.

Казаннан китәргә тиешле уенчылардан испан футболчысы Рубен Рочина белән, камерунлы Алекс Сонг "Рубин" белән җыеннарда булмаса да, әлегә башка клуб белән килешү төземәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100