news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Кузнецовның татар теленә үзөйрәткеч китабын Санкт-Петербургта тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Биредә Максим Кузнецовның «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» дип аталган китабының презентациясе узды. Бу турыда конгресс хәбәр итте.

Максим Кузнецов – ул Ижевск шәһәрендә туып-үсеп, соңгы елларда Санкт-Петербургта төпләнеп яшәүче тел белгече, тәрҗемәче һәм этнолог. Ул рус телле аудитория өчен татар телен өйрәнү методикасын булдырган.

12 дәрестән торган басмада татар теленең мөһим категорияләре, аның грамматикасының нигезе аңлатыла. Темаларның махсус рәвештә төзелгән тәртибе материалны нәтиҗәле үзләштерергә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot