news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МакSим Казанда «үзенчәлекле балалар»ның әниләре каршында чыгыш ясаячак

Концерттан кергән акчага Казандагы тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачарга ниятлиләр.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның халык артисты МакSим «үзенчәлекле балалар»ның әниләренә багышланган хәйрия концертында катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар.

Концертны «Нарасый» («Дитя») ДЦП һәм башка каты авыруларга дучар булган балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү фонды үткәрә.

Концертта Гүзәл һәм Илназ Баһ, Алсу Әбелханова, Фердинант Сәлахов, Гүзәлия һәм татар эстрадасының башка йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар татар һәм рус телләрендә җырлар башкара. Мөмкинлекләре чикле балалар артистлар белән дуэт җырлаячак.

Концерттан кергән акчага Казандагы тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачарга ниятлиләр. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү курслары үтә алачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot