news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Канунников җыеннардан имгәнеп кайтты – Хавьер Грасия

"Зенит"ка каршы алда торган матчта "Рубин" футбол командасының кайбер уенчылары катнаша алмый.

Максим Канунников җыеннардан имгәнеп кайтты – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 31 март, "Татар-информ"). 2 апрельдә "Рубин" футболчылары "Казан Арена" стадионында Россия чемпионаты кысаларында Санкт-Петербургның "Зенит" командасы белән очраша. Әлеге уенга әзерлек максатыннан Казан футболчылары бүген ачык күнегүләр уздырды. Ә команданың баш тренеры Хавьер Грасия каләм әһелләре белән аралашты. 

"Чемпионатта тәнәфескә килгәндә, әзерлек өчен өстәмә вакыт пәйда булды. Команданың күпчелек уенчылары белән күнегүләр уздыра алдык. Бу – тәнәфеснең уңай ягы. Тискәре ягы да бар. Әйтик, Максим Канунников ил җыелмасы җыеннарыннан имгәнеп кайтты.

Хавьер Грасия команда составындагы соңгы матчларда катнаша алмаган кайбер уенчыларның, аерым алганда Рубен Рочина, Алекс Сонг, Максим Лестьен, Олег Кузьминның хәле турында да сөйләде.
 
"Барысы да гомуми төркемдә шөгыльләнә. Рочина сихәтләнеп бетте диярлек. Аның әзерлеген күзәтәбез. Гомуми төркемдә шөгыльләнсә дә, ул бик яхшы хәлдә түгел әле", – ди Грасия.

news_right_1
news_right_2
news_bot