news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Канунников "Рубин"ның ачык күнегүләрендә катнашмады

Команда һөҗүмчесе ил җыелмасындагы җыеннардан имгәнеп кайткан иде.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футбол командасы бүген ачык күнегүләр уздырды. Анда команда уенчыларыннан һөҗүмче Максим Канунников кына күренмәде. 

"Рубин" иртәгә Екатеринбургта "Урал" командасы белән Россия кубогының ярымфиналында очраша. Максим Канунниковтан кала барлык уенчылар да сафта. Исегездә булса, Максим Канунников ил җыелмасындагы соңгы җыеннардан имгәнеп кайткан иде.

Ә ул арада Мәскәүнең "Локомотив" футболчылары бүген "Уфа" командасын отып (1:0), кубок ярышларының финалына узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot