Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Максим Канунников "Краснодар"га каршы уенга чыгарга мөмкин
"Рубин" футболчылары бүген ачык күнегүләр уздырды.
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген “Рубин” футболчылары Соцгородта урнашкан клуб базасында ачык күнегүләр уздырды. 15 апрельдә Хавьер Грасия шәкертләре “Казан Арена” стадионында “Краснодар” командасы белән очраша. Матч 19:30 сәгатьтә башлана.
Матбугат чаралары өчен беренче 15 минуты ачык булган күнегүләрдә һөҗүмче максим Канунников та гомуми төркемдә шөгыльләнде. Исегездә булса, ил җыелмасы өчен Кот-Д'Ивуар һәм Бельгия командаларына каршы уздырган уеннарда имгәнеп кайтканнан соң, Максим Канунников соңгы өч матчта катнаша алмаган иде. Шулай ук имгәнгән уенчыларның тагын берсе – һөҗүмче Рифат Җамалетдинов та күнегүләр уздырды.

Аның каравы, составта сакчы Карлос Самбрано белән ярымсакчы Рубен Рочина күренмәде.
Сүз уңаеннан, “Рубин” ил чемпионатында 22 турдан соң 28 очко белән 10 нчы урында бара. “Краснодар” исәбендә 38 очко – 4 нче урын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз