Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Максим Горькийның 155 еллыгы уңаеннан Казанда язучының бюстына чәчәкләр салдылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген, Максим Горькийның 155 еллыгы уңаеннан, Казанда рус совет язучысы бюстына чәчәкләр салдылар. Акциядә Татарстан хакимияте вәкилләре, Горький һәм Шаляпин музее хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Тантанада Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, язучының исеме Казан тарихы белән тыгыз бәйләнгән, ул аны үзе үзенең рухи ватаны дип йөрткән.
«Горький – Татарстанның һәм бөтен илнең мәдәни казанышы. Бүген монда Татарстанның төрле халыкларының мәдәни мирасын хөрмәт итүчеләр һәм олылаучылар килгән. Күп еллар узгач, без монда җыелабыз һәм бөек язучының иҗади мирасын өйрәнүне һәм истә тотуны дәвам итәбез», – дип белдерде ул.
Түрә шулай ук Татарстанда язучының истәлеген саклау эшчәнлеге турында да әйтте.
«Горький һәм Шаляпин исемендәге музейда эшләүчеләргә һәм Горький иҗатын өйрәнү эшчәнлеген алып баручыларга зур рәхмәт. Күпчелек хезмәткәрләр монда дистә еллар эшли. Бу кешеләр үз тарихларына һәм эшләренә чын күңелдән тугры. Барлык кешеләр ярдәме белән республикада бөек кешенең иҗаты турында зур проектлар эшләнә», – дип нәтиҗә ясады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз