Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Максим Галкин һәм тагын 200ләп танылган шәхес Тоталь диктант текстын укыячак
2016 елда акция 68 илнең 732 шәһәрендә уза һәм анда 145 000 нән артык кеше катнашкан.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ») Максим Галкин, Марк Розовский һәм Дмитрий Харатьянны да кертеп 200ләп телевидение, театр һәм кино йолдызлары Тоталь диктант текстын укыячак. Бу хакта ТАССка проектның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Һәр елны танылган кешеләрне чакырабыз һәм алар безнең белән бик теләп хезмәттәшлек итә, кайберләре инде Тоталь диктант текстын укуда беренче ел гына да катнашмый", – дип шәрехли проект җитәкчесе Ольга Ребковец сүзләрен матбугат хезмәте.
Ольга Ребковец киләчәктә йолдызларның диктант язучылар сафына кушылачагын һәм Тоталь диктантның кызыклы булуын, бернинди авырлыгы булмавын җиткерүләрен өстәп әйткән. Быел Ижевск шәһәрендә диктантны "Бурановские бабушки" коллективы да язачак икән.
Тоталь диктант – ирекле формада барлык теләүчеләр өчен һәр елны оештырылучы белем акциясе. Максат – укый-яза белүнең һәркем өчен кирәк икәнен, рус теле белән шәгыльләнү җиңел булмавын, әмма кызыклы һәм файдалы булуын искәртү.
Диктант язу мәйданнарын проектның totaldict.ru сайтыннан күрергә мөмкин. Акция 8 апрельдә 68 илнең 800ләп шәһәрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз