Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Максим Галкин Казан кунакханәсенә соклануы турында Инстаграмга язган
Артист Татарстан башкаласында концерт программасы белән чыгыш ясады.
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Эстрада артисты Максим Галкин Instagram социаль челтәрендә үз сәхифәсенә язылучыларга Казан кунакханәсендәге номерын күрсәтте. Социаль челтәрдә ул шул хакта видеокүзәтү урнаштырган.
«Менә бу — минем номерым. Сез аны күрергә тиеш», — дип, шоумен апартаменттагы интерьерларга соклануын белдергән һәм шуннан соң барлык бүлмәләр буйлап экскурсия үткәргән.
Соңыннан билгеләп үткәнчә, ул үзен Америка язучысы Фрэнсис Скотт Фицджеральд романындагы мәшһүр персонаж — Гэтсби кебек хис иткән.
Танылган шоумен кичә Татарстан башкаласында концерт программасы белән чыгыш ясады. 8 мартта ул Чаллыда үз концертын тәкъдим иткән иде инде. Сүз уңаеннан, концерттан соң Максим Галкин тамашачыларны мактап һәм гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап «сторис» урнаштырган.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Максим Галкин в Инста (@maximgalkininsta)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз