news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Чмора: “Универсиадага дип кертеләчәк товар күләмен кабул итәргә әзербез”

Идел буе таможнясы идарәсе аэропортта эшләү өчен безгә өстәмә рәвештә 15 вазифаи зат бирәчәк

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда узачак Унверсиадага Татарстан таможнясы ни дәрәҗдә әзер? Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә сүз барды.
Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары, таможня хезмәте полковнигы Максим Чмора, республика таможнясының бу дөньякүләм чарага гаять озак әзерләнүен ассызыклап үтте. Транспорт юнәлешендә, аеруча, аэропортта Универсиаданың клиент төркемнәрен каршы алачак, Универсиадага кирәкле төрле товар кертүне тикшерәчәк вазифаи затларның әзерлегенә җитди игътибар бирелгән. Моннан тыш, таможня Универсиаданың комплекслы куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дә үз өлешен кертә.
“Әзерлек кысаларында иң элек, әлбәттә, үз көчебезгә таяндык, әмма үз мөмкинлекләребезне максималь файдалансак та, башка төбәкләрдән дә ярдәм кабул итәчәкбез, беренче чиратта, Идел буе таможнясы идарәсе, аэропортта эшләү өчен безгә өстәмә рәвештә 15 вазифаи зат бирәчәк. Бу, беренче карашка, аз кебек тоелса да, карар кабул иткәндә, сыйфатка өстенлек бирдек. Әлеге 15 вазифаи зат озак вакыт Идел буе федераль округында үткәрү пунктларында, Самара, Түбән Новгород, Уфа аэропортларында хезмәт куйган, алар югары һөнәри белемгә ия, иглиз телен камил белә”, - дип билгеләп узды Максим Чмора.
Чит тел дигәннән, Хөкүмәт ярдәме белән, Татарстан таможнясы хезмәткәрләрен дә инглиз теленә өйрәтү буенча дистанцион программалар оештырылган. Идел буе таможнясы идарәсе тарафыннан исә көндезге уку формасында дәресләр үткәрелгән. “Безнең таможняда эшләүчеләрнең барысы да инглиз телен белә дип әйтеп булмый, әмма Универсиада көннәрендә, һәр сменада чит ил гражданиннары белән ирекле аралаша алачак белгечләр булачак. Шуңа күрә проблема булмас дип уйлыйм, өстәвенә авырлыклар туган очракта, волонтерлар ярдәм кулын сузачак”, - дип белдерде Максим Чмора. Аның әйтүенчә, аэропортта халыкара секторда үткәрү пунктында барлыгы 270 волонтер эшләячәк. “Аларның 30ын таможня һәм чик буе контроле зонасына җәлеп итәчәкбез. Әйтергә кирәк, ул волонтерларның һәммәсен эш тәртибе буенча махсус өйрәттек, чөнки алар безгә нинди ярдәм күрсәтәчәген һәм үзләренә нинди бурычлар йөкләнгәнен анык аңларга тиеш. Ай ахырында волонтерлар катнашында, пассажирлар хәрәкәтен, җентекле игътибарны таләп итүче товар кертүне имитацияләп, тренировкалы дәресләр үткәрәчәкбез. Бу мәсьәләдә безнең Универсиада дирекциясе белән аңлашуыбыз 100 процент дәрәҗәсендә”, - дип сөйләде Максим Чмора.
Таможня хезмәте полковнигы сүзләренә караганда, махсус Универсиадага дип, аэропортта таможня контролендә катнашачак хезмәткәрләр өчен яңа форма комплектлары кайтачак. “Таможня хезмәткәре – илебезнең йөзе, шуңа күрә аларның киеме пөхтә, күңелгә ятышлы булырга тиеш”, - дип искәртте Максим Чмора.
Универсиадага әзерлек кысаларында таможня аша узучы махсус товарларга килгәндә, Үзәк стадионны җиһазлау өчен бик күптөрле кирәк-яраклар, җайланмалар кайтарылган. Күптән түгел Универсиада уты өчен газотехнологик җиһаз рәсмиләштерелгән. Шушы көннәрдә ут яктырткычлар, судьялар өчен үлчәү җиһазлары һәм башка техника көтелә. “Универсадага кадәр вакыт аз калуын истә тотып, без эшне тоткарламауны кайгыртып, бик тиз эшләргә тырышабыз. Универсиадага дип кертеләчәк товар күләмен кабул итәргә әзербез”, - ди Максим Чмора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot