news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Беляев ТР Югары Суды рәисе урынбасары итеп билгеләнде

РФ Президенты Дмитрий Медведев шул хактагы Указга кул куйды

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). 2011 елның 29 декабренда имзаланган 1698 нче Указы белән, Максим Беляев Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

Максим Беляев1974 елда Казанда туган. КДУның юридик факультетын һәм аспирантурасын тәмамлаган. 2009 елда Россия суд эшчәнлеге академиясендә (Мәскәү) кандидатлык диссертациясен яклаган. Ул 10 ел дәвамында алдан тикшерү органнарында, шул исәптән Казан прокуратурасында аеруча әһәмиятле эшләр буенча өлкән тикшерүче һәм тикшерүче булып эшләгән. Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары, Түбән Кама прокуроры урынбасары вазифаларында булган. 2006 елдан – ТР Югары Суды судьясы, беренчел инстанция буенча җинаять эшләрен караган. Җинаять процессы һәм криминалистика проблемалары буенча 20дән артык мәкалә, 3 фәнни-гамәли кулланма авторы, диелә аның турында ТР Югары суды сайтында.
 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot