news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Акимовка Иннополиста пилотсыз автомобиль һәм конвертоплан проектын күрсәттеләр

Россия Хөкүмәтендә Максим Акимов мәгълүмати технологияләр өлкәсенә, шулай ук «РФ цифрлы икътисад» Илкүләм программасына кураторлык итә.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). РФ Вице-премьеры Максим Акимов Иннополис Университеты, шул исәптән пилотсыз транспорт өлкәсендәге проектлар белән танышты. Бу хакта Иннополис Университеты матбугат сәркатибе Тимур Фазуллин хәбәр итте.

«Робот техникасы һәм мехатроника компонентлары технологияләр үзәге эксперименталь лабораториясендә Максим Акимовка пилотсыз автомобиль һәм очу аппаратлары, сәнәгый, шул исәптән коллаборатив роботлар буенча проектлар тәкъдим иттеләр. Кунакка шулай ук пилотсыз автомобильне дә күрсәттеләр. Аның белән Иннополис Университеты командасы «Кышкы трасса» милли технология бәйгесендә катнаша», - диде Фазуллин.

Ул искәртеп үткәнчә, әлеге пилотсыз автомобиль карлы кышкы трассаларда җилдерү өчен «Киа» машинасы базасында төзелгән.

Россия вице-премьеры Максим Акимов бүген Иннополиска эш сәфәре белән килде. Ул Иннополис проектын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрер, югары уку йортлары студентлары белән очрашыр дип көтелә. РФ вице-премьеры шулай ук ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә дә катнашырга ниятли. Коллегия утырышы да Иннополиста узачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100