news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Акимов Иннополис Университетына финанс ярдәме күрсәтү вариантларын карарга кушты

Югары уку йортының агымдагы еллык бюджеты 1 миллиард 200 миллион сум тәшкил итә. Аның яртысы – иганәчеләр акчасы.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия вице-премьеры Максим Акимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдән соң Иннополис Университетына финанс ярдәме күрсәтү вариантларын карарга кушты. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүген әлеге югары уку йорты ил өчен өстенлекле юнәлеш – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерли. Университет бастырып чыгарган мәгълүматлардан күренгәнчә, вузның агымдагы еллык бюджеты 1 миллиард 200 миллион сум тәшкил итә. Аның яртысы – иганәчеләр акчасы», - дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов Максим Акимов белән очрашуда искәрткәнчә, илнең өстенлекләрен исәпкә алып, Иннополис Университеты киләчәктә цифрлы икътисад буенча төп вузларның берсенә әверелергә тиеш. Әлеге тармакта белгечләргә кытлык күзәтелә һәм югары уку йорты аларны әзерләү белән шөгыльләнергә әзер, диде Галимова.

«Максим Акимов ТР Президенты күтәргән теманы хуплады. Ул вузның дәүләт ярдәме күрсәтүдә кайсы программаларда катнаша алу мөмкинлеге турында белешмә әзерләргә, шулай ук Иннополис Университетына ярдәм күрсәтүнең башка вариантларын карарга йөкләмә бирде», - дип белдерде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Ул билгеләп үткәнчә, биредә вузның яртылаш федераль бюджеттан финанслануы ихтималы хакында бара.

  • Бүген Иннополис Университетында 602 студент белем ала. Югары уку йортында 14 лаборатория һәм 7 фәнни үзәк эшли. Узган елда вузны тәмамлаган 149 яшь белгечнең барысы да эшкә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100