news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин президентлыкка кандидатлар белән очрашты: Максатларыбыз уртак

Россия Президенты постына кандидатлар сайлау кампаниясе барышында һәрберсе үз юлын үтте. Индивидуаль алымнарга карамастан, алар барысы да дәүләт үсешенең уртак максатларына ирешергә омтыла, дип ышана Россия Президенты Владимир Путин.

«Мин моны сезнең партияләр һәм шәхсән сезнең үзегез белән шактый тыгыз һәм озак аралашулардан чыгып беләм», - дип билгеләде дәүләт башлыгы.

Ул Николай Харитоновтан (КПРФ), Леонид Слуцкийдан (ЛДПР) һәм Вячеслав Даванковтан («Яңа кешеләр») сайлаучылар белән очрашуларның нәтиҗәләре, чаралар вакытында яңгыраган сораулар һәм проблемалар белән уртаклашуларын сорады. Бу кире элемтә уртак эш өчен файдаланылырга тиеш.

«Безгә ил парламентында актив рәвештә бергәләп эшләүне, ил алдында торган бурычларны хәл итүгә якынаерга мөмкинлек бирәчәк идеяләрне алга сөрү буенча уртак эшне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Путин билгеләп үткәнчә, күп мәсьәләләргә карата партияләрнең карашлары бердәм: дәүләт иминлеге, тышкы контур, саклану, технологияләр, финанс-кредит сәясәте өлкәсендә суверенитетка ирешү.

100 процент беркетмәне санау нәтиҗәләре буенча, гамәлдәге ил башлыгы Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыйган, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,31 процент, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,85 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) - 3,2 процент. Татарстанда, үзәк сайлау комиссиясе раслаган мәгълүматларга караганда, хәзерге Президент 100 процент бюллетеньне эшкәртү нәтиҗәләре буенча 88,74 процент тавыш җыйган, Харитонов - 4,83 процент, Слуцкий - 3,93 процент, Даванков - 1,53 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100