news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Максат» татар яшьләре лидеры мәктәбенә илнең 19 төбәгеннән катнашучылар җыелды

«Максат» татар яшьләре лидеры мәктәбенә илнең 19 төбәгеннән катнашучылар җыелды
Фото: https://minmol.tatarstan.ru

7-10 декабрьдә Казанда XV «МАКСАТ» татар яшьләре лидеры мәктәбе уза, анда Россиянең 19 төбәгеннән татар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре һәм активистлары килде. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар арасында Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Новосибирск, Самара, Свердловск, Тверь, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Краснодар, Пермь крайлары, Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан вәкилләр бар.

Мәктәп программасында шәхесне үстерү буенча тренинглар, түгәрәк өстәлләр, проект эшчәнлеге һәм команда белән эшләү буенча лекция һәм интенсивлар, оратор осталыгы һәм халык алдында чыгыш ясау буенча мастер-класслар, заманча эш алымнары (нейрочелтәрләр, ясалма интеллект һәм IT-технологияләр), милли киемдә фотосессия һәм «Рәвеш» проекты кысаларында видеога төшерү, Татар яшьләре көне лидерлары белән стратегик сессияләр каралган.

Программаның бер өлеше Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең «Буыннар диалогы: уңышлы хезмәттәшлек перспективалары» дип аталган укыту семинары белән берлектә уза. Яшьләр тәкъдим иткән проектларны яклау йомгаклау чарасы булачак.

Чараны «Идел» яшьләр үзәге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100