news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Максат» татар яшьләре лидер мәктәбе беренче тапкыр Ульяновск шәһәрендә узды

«Максат» татар яшьләре лидер мәктәбе беренче тапкыр Ульяновск шәһәрендә узды
Фото: https://tatar-congress.org

«Максат» татар яшьләре лидер мәктәбе беренче тапкыр Ульяновск шәһәрендә узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«ЯшьТеам» Татар яшьләре белән берлектә «Идел» яшьләр үзәге катнашучылар өчен ике көнлек программа әзерләгән.

Катнашучылар өчен команда оештыру һәм лидерлык сыйфатларын ачыклау буенча тренинглар, «шәхси бренд» һәм «3D-принтер»дан алып «мөнәҗәтләр»гә кадәр кадәр төрле темаларга лекцияләр уздырганнар. Шулай ук Гаилә елына багышланган «Тарих эзләреннән» күргәзмәсе, татар теленә, әдәбиятына, тарихына һәм мәдәниятенә багышланган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены үткәрелгән.

Хәбәрдән әйтелгәнчә, «Чәк-чәк» татар яшьләр оешмасы активисты Руслан Галимов оештырган өстәл уеннары яшьләрнең кәефен тагын да күтәргән.

«Идел» яшьләр үзәге һәм Наилә Галиевага хезмәттәшлек һәм башкарган эшләре өчен зур рәхмәт белдерергә телибез. Нәтиҗә искиткеч килеп чыкты! Әлбәттә, катнашучылар белән бик күп кызыклы мәгълүмат уртаклашкан спикерларга рәхмәт белдерәбез. Шулай ук татар халкына карата кызыксыну арттыра торган өстәл уеннары өчен Руслан Галимовка рәхмәт әйтергә телибез, диелә хәбәрдә.

«Максат» мәктәбе катнашучыларының һәрберсе – күпкырлы һәм шәп шәхес. Алардан башка татар яшьләре лидер мәктәбе бу кадәр яхшы килеп чыкмас иде. Татар телен һәм мәдәниятен саклау - мөһим миссия. Һәрберебезнең өлеше кадерле. Киләчәктә исә безне тагын да кызыклы, файдалы һәм шәп вакыйгалар көтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100