news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәккәдә Халыкара Коръән могҗизалары музее ачарга җыеналар

Мәккәдә Халыкара Коръән могҗизалары музее ачарга җыеналар
Салават Камалетдинов, "Татар-информ" архивы

Мәккәдә Халыкара Коръән могҗизалары музеен ачу планлаштырыла, дип хәбәр ителә International Quran News агентлыгына сылтама белән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.

Музей Халыкара ислам галимнәре, Коръән тәфсирләүчеләре һәм укучылары берләшмәсе ярдәме белән төзеләчәк.

Музейда төрле мәгърифәтчелек чаралары, форумнар, конференцияләр, Коръән турында лекцияләр үткәрү планлаштырыла.

Музейны булдыру максаты нигезендә кешеләргә Коръәндә булган һәм тарихи рәвештә расланган искиткеч фәнни фактларны җиткерү, әлеге өлкәдә мәгълүмат бирү тора, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot