Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Макеевкада Самара өлкәсенең Мулла авылы мәчете имамы һәлак булган
Россия хәрбиләре вакытлыча урнашкан пунктны – Макеевкадагы һөнәри-техник училищены Украина хәрбиләре утка тоткан вакытта Самара өлкәсенең Елховка районы Мулла авылы имамы Ирек Насыйров һәлак булган.
Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте сайтында шул турыда хәбәр ителә. Сайтта кайгы уртаклашу сүзләре язылган.
Елховка районы Мулла авылы мөселманнары Дини оешмасы советы рәисе, имам Ирек Насыйров «Нур» мәдрәсәсендә дини белем алган. Армиядә хезмәт иткәннән соң ул, туган авылы Муллага кайтып, җирле мәчеттә имам була.
«Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Ирек хәзрәтне янә РФ Кораллы Көчләре сафларына чакыралар һәм ул махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. 2023 елның 1 гыйнварына каршы төндә Россия хәрбиләре вакытлыча урнашкан пунктны – Макеевкадагы һөнәри-техник училищены Украина хәрбиләре утка тоткан. Анда 89 кешенең гомере өзелгән. Кызганыч, алар арасында имам Ирек Насыйров та бар.
Ирек Илдар улы Насыйровның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз. Җирләү көне һәм урыны хакында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз