news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Макдоналдс” вәкилләрен бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында җитди сөйләшү көтә

“Макдоналдс” чималны Татарстан җитештерүчеләреннән сатып алмыйча, чит төбәкләргә өстенлек бирә

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Макдоналдс” ҖЧҖ вәкилләре белән очрашу узачак. Очрашуга компаниянең сатып алу эшләре буенча директоры Андрей Зырянов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан ит комбинаты”, “Шәмәрдән ит комбинаты”, “Казан” кошчылык фабрикасы”,”Казанның 2 нче икмәк заводы”, “Казанның 3 нче икмәк заводы”ААҖ, “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ һ.б.вәкилләре чакырылган.
Бүгенге очрашуга җитди сәбәп этәргән. “Макдоналдс” чималны Татарстан җитештерүчеләреннән сатып алмыйча, чит төбәкләргә өстенлек бирә. Компания бүген чималның 80 проценттан артыгын читтән ала.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Россиядә “Макдоналдс”ның 231 рестораны эшли. Шуларның 13 е Татарстан территориясендә урнашкан (8 е –Казанда, 2 се- Чаллыда, Түбән Кама һәм Бөгелмә, Әлмәттә 1 әр). Әлеге компаниянең һәр яңа рестораны төбәктә уртача 100 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеген бирә.
Узган елның 9 ае йомгакларына караганда, Татарстанда “Макдоналдс” рестораннары челтәрендә товар әйләнеше , 2008 елга караганда, 2020999,127 меңгә үсеп, 889 325,166 мең сумга җиткән.







news_right_1
news_right_2
news_bot