news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Макаров "Ак Барс" белән килешү имзалаган

Хәзерге вакытта Макаров "Барс"ның Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы иң яхшы һөҗүмчесе санала

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 22 яшьлек Данил Макаров "Ак Барс" хоккей командасы белән 2015/2016 еллар сезон азагына кадәр ике яклы килешү имзалаган. Бу хакта команданың "ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр ителгән.

Хәзерге вакытта Макаров "Барс"ның Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы иң яхшы һөҗүмчесе санала. Ул 27 матчта 20 (9+11) очко туплаган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot