Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәҗит Гафури. ***(«Үзенең гаклына татбикъ итеп диннәрне һәр милләт...»)
***
Үзенең гаклына татбикъ итеп [1] диннәрне һәр милләт,
Буңа чаклы бу дөньяда ничә диннәр бозылгандыр.
Җидаль [2] һәм ихтиляль [3] берлән бетерделәр китапларны,
Явыз куллар кереннән сакланып калганы – Коръәндер.
Һабил кател итеп [4], Кабил кабул итмәде тәүбәне,
Шу [5] көннән бу көнгә чаклы бу дөнья кып-кызыл кандыр.
Бәни адәмдә һәр заман гөнаһ кыйлмак – гадәт бер эш,
«Кулың сузма!» дигән йиргә адәм кулы сузылгандыр.
Һаваи [6] нәфсенә алданды инсан һәм хатыннарга,
Хатыннарның сүзи берлән аталары хур булгандыр.
Безем тәгъбирчә бу көндә тәмәдденле [7] дигән йирләр
Бөтен инсаннари мөһлик [8] зарарлар берлә тулгандыр.
(1907)
[1] Татбикъ итеп – яраклаштырып.
[2] Җидаль – гауга, низаг.
[3] Ихтиляль – фетнә.
[4] Кател итеп – үтереп.
[5] Шу – шул.
[6] Һаваи – буш.
[7] Тәмәдденле – культуралашкан, мәдәниятле.
[8] Инсаннари мөһлик – инсаннарны һәлак итә торган.
Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз