Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәҗит Гафури. ***(«Сәгадәткә ирешмәк...»)
***
Сәгадәткә ирешмәк әс-
бабын күрмәк йөгермәкләр,
Тәрәкъкый тоткасын тоткан
Безем әрбаб һиммәттә.
Татар намен ишеткәндә
Җаһәләт исләрә төште,
Татардан таҗ төшәр искә,
Косур [1] улмазса хезмәттә.
Бөтен милләт хәлен баксак,
Бер инсан хәленә охшар.
Бер инсанның җәмигъ [2] гомере
Үтәрме наз-нигъмәттә?
Гасырларча хөкем сөргән
Җиһангир без татарлардыр –
Булып гайриләрә [3] гыйбрәт
Газимәт илә гайрәттә [4].
Бу әхваль алмашынды, гаксе [5]
килде, эш начарланды;
У гайрәт китте, нур бетте,
Татарлар калды зилләттә [6].
(1907)
[1] Косур – кимчелек, җитешсезлек.
[2] Җәмигъ – бөтен.
[3] Гайриләрә – башкаларга.
[4] Газимәт илә гайрәттә – уйлап эш итүдә, кыюлыкта (тырышлыкта).
[5] Гаксе – киресе.
[6] Зилләттә – түбәнлектә, хурлыкта.
Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз