Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәҗит Гафури. Өндәү
Йә татар! Вакыт йитте кузгалырга,
Мәгариф шәмгыданын* кулга алырга;
Тәфәккерсез, гафил булып** карап ятмый,
Вакыт йитте гыйлем, һөнәр кулланырга!
Бу заман кузгалганга килде форсат,
Бер эздән барча милләт кузгалыр чак.
Һич кеше китереп бирмәс «алыңыз» дип,
Үзебез авыз ачып карап торсак.
Әфәнделәр! Бу гафләтне*** куймак яхшы,
Дөнья – ахирәт булсын, дисәк, йөзебез ак.
Һәр кеше «мәрхаба»**** дип кабул итәр,
Әгәр булса файдасы – күп, сүзебез – хак.
Арамыздан китәрелсен яман эшләр,
Шулай булса, алга китәр тәмам эшләр.
Ата-баба торган, диеп, без дә торсак,
Мотлакан,***** һәлак итәр бу китешләр.
Һәрбер эшләр көннән-көнгә китсен алга,
Муафикъ тарыз****** илә бу заманга.
Файдалы эш вөҗүдкә чыксын,******* дисәк,
Карап яту тиеш түгел мөселманга.
(1905)
*Шәмгыданын – шәмдәлен.
**Тәфәккерсез, гафил булып – уйсыз–фикерсез.
***Гафләтне – гамьсезлекне.
****Мәрхәбә – хуш килдегез!
*****Мотлакан – һичшиксез.
*******Муафикъ тарыз – тиң килгән рәвешендә.
********Вөҗүдкә чыксын – барлыкка килсен.
Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз