news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәҗит Гафури. ***(«Ничә йөз ел изелгәнгә татар юаш...»)

***
Ничә йөз ел изелгәнгә татар юаш,
Без татарың* юашлыгы дөньяга фаш.
Зур эшләргә батырчылык итә алмас
Әүвәледән курка-курка өйрәнгән баш.

Эш күрсәтеп өйрәнмәгәч буңа чаклы,
Һичбер эшкә керешалмый чын ихласлы,
Бундай эшне күреп гадәт алмаганга,
Бу тугърыда сүзләшергә сүз дә тапмас.

Кояш чыкты, эш башланды ушбу көндә,
Инша алла, инде татар карап ятмас.
Гафләттән уяндылар, күз ачтылар,
Җәһаләтнең** чокырына инде батмас.

Бу көндә дә гафләт илә карап калсак,
Моннан соң безнең өчен таңнар атмас.
Биргәненә шөкер кыйлып, алмай торсак,
Соңра безне ходаем һич яратмас.
(1906)


*Татарың – татарның.
**Җәһаләт – наданлык, белемсезлек

Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.

news_right_1
news_right_2
news_bot